26 апрель 2012 яңалыклары
-
Министрга соравыгыз булса
27 апрельдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә Азнакай муниципаль район Советы бинасында (Ленин ур., 22 йорт) ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары А.Э.Калайда халыкны кабул итү үткәрә. Алдан язылу өчен тел: 8 (85592) 7-78-78, 8 (85572) 51-3-48.
-
Безнең календарь
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. 26 апрель - радиация аварияләрендә һәм катастрофаларда һәлак булганнарны искә алу көне. 1986 елда бу көнне Чернобыль АЭСында катастрофа булды.
-
Яңа микрорайонга нинди исем бирелер?
Узган шимбәдә иҗтимагый совет әгъзалары катнашында район һәм шәһәр Советларының даими комиссияләре утырышында шәһәрнең төньягында яңа оешучы микрорайонга, аның урамнарына исемнәр бирү мәсьәләсе каралды. Сабантуй мәйданы ягыннан күп балалы гаиләләргә шәхси йорт төзелеше өчен бушлай җир участоклары биреләчәк. Районда барлыгы 522 шундый гаилә бар. Бүгенге көндә 261 гаиләдән гариза кергән...
-
Җиңү символы таратыла
27 апрельдә 11.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышлап, "Георгий тасмалары" акциясе үткәрә. Җиңү символы Мәңгелек ут янында таратылачак.
-
Көн туса яңа хәбәр
Яз һәм хезмәт бәйрәме! 1 майда 9.30 сәгатьтә Ишкәев исемендәге паркта Яз һәм хезмәт бәйрәме узачак. Сезне район-шәһәр Мәдәният йорты оркестры чыгышы, балалар коллективлары катнашында концерт, халык уеннары, аттракционнар көтә. Шулай ук гер спорты, җиңел атлетика, армрестлинг, бау тарту һәм шахматлар буенча ярышлар оештырылачак. Рәхим итегез! 23 апрельдә Россия бәйсез...
-
“Маяк” газетасына язылу башланды!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды. Язгы-җәйге мәшәкатьләр белән язылырга оныта күрмәгез. Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекләренә ашыгыгыз!